news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама фермерлары Теләче терлекчеләре белән тәҗрибә уртаклашты

Кунаклар шулай ук терлекчелек биналарының вентиляторлар ярдәмендә җилләтелүенә дә игътибар итте.

Түбән Кама фермерлары Теләче терлекчеләре белән тәҗрибә уртаклашты
tat.e-nkama.ru

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ").Түбән Камага республиканың Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов һәм крестьян-фермер хуҗалыклары вәкилләре килде. Эш сәфәренең максаты кышкы чорда мөгезле эре терлекләрне ашату һәм карау буенча тәҗрибә уртаклашу иде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Очрашу Түбән Кама районының "Нефтехимагропром" һәм "Кармалы" агрофирмасында узды. Делегация терлек азыгы әзерләү һәм аны корпусларга тарату барышын карады.

"Сыйфатлы азык әзерләү басуларда аксым һәм углеводларга бай масса үстерүгә, шулай ук консервантлар кушып, тәүлек буе эшли торган траншеяларга силосны вакытында салу аша ирешелә", - диләр фермерлар.

Катнаш азык компонентлары, премикслар, коры кушылмалар махсус җайланма ярдәмендә барысы бергә кушыла. Җайланма хуҗалык рецептурасы буенча 5,5 тоннага якын балансланган рацион әзерли.

Кунаклар шулай ук терлекчелек биналарының вентиляторлар ярдәмендә җилләтелүенә дә игътибар итте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot