news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама фельдшеры Татарстанда иң яхшылар исемлегенә кергән

Бәйгедә шәфкать туташлары, лаборантлар һәм фельдшерлар катнашты.

Түбән Кама фельдшеры Татарстанда иң яхшылар исемлегенә кергән
e-nkama.ru

(Казан, 4 май, "Татар-информ"). "2019 елда урта медицина һәм фармацевтика белеме булган иң яхшы белгеч" Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең республика этабына нәтиҗәләрне Казанда ясадылар. Түбән Камадан килгән белгечләр зур уңышларга ия булды. Бу турыда Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бәйгедә шәфкать туташлары, лаборантлар һәм фельдшерлар катнашты.

"Иң яхшы фельдшер" бәйгесендә өченче урынны Түбән Камадан ашыгыч ярдәм фельдшеры Светлана Клипова алды. "Һөнәргә тугрылык" номинциясендә дипломга гомуми практика шәфкать туташы Наҗия Бурмистрова ия булды.

"Иң яхшы фельдшер" һәм "Иң яхшы лаборант" исеменә фельдшер-лаборант Эльмира Арчибасова, ашыгыч ярдәм станциясе фельдшеры Наталья Кричмар һәм Айдар Билалов, рентгенолаборант Ләлә Калашникова лаек булды, диелгән бу хәбәрдә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot