Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге иң яхшы үзәк булып танылды
Хәзер муниципалитет төп бүләк – 1 миллион сум өчен тырышачак.
(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ"). Түбән Кама Россия күләмендә бирелүче «Бизнес-Уңыш» премиясе өчен көрәшә: әлегә безнекеләр ярымфиналда беренче урынга чыкты. Хәзер муниципалитет төп бүләк – 1 миллион сум өчен тырышачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр итә.
Иң яхшы тәҗрибәләрне карау Түбән Новгород өлкәсендә узды. Түбән Кама эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү үзәге эшчәнлеге турында Айрат Шәрипов сөйләде.
“Без - барлык моношәһәрләр арасында беренче, һәм бу - үзәкнең өч еллык эшенә яхшы бүләк”, - дип белдерде ул бу җиңү турында.
Конкурсның ахыргы нәтиҗәләрен Мәскәүдә ясаячаклар. Әлегә иң яхшыларга "алтын домкратлар" – кече һәм урта бизнес үсеш алган территорияне яңа дәрәҗәгә күтәрергә сәләтлелек символы тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз