news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама егетләре Идел буе федераль округының яшьләр форумында җиңгән

Самара өлкәсендә 23 - 31 июль көннәрендә Идел буе федераль округының "ІВолга 2.0” яшьләр форумы узды.

Түбән Кама егетләре Идел буе федераль округының яшьләр форумында җиңгән
e-nkama.ru

(Казан, 1 август, "Татар-информ"). Самара өлкәсендә 23 - 31 июль көннәрендә Идел буе федераль округының "ІВолга 2.0” яшьләр форумы узды. Җиңүчеләр арасында Түбән Кама егетләре дә бар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Форум кысаларында делегатларның төп бурычы - үз проектларын беренче тапкыр төбәк экспертлары каршында, икенчесе – федераль жюри алдында яклау.

Форум нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының алты вәкиле гомуми суммасы 1 340 000 сум тәшкил иткән грантлар алды, алар арасында түбәнкамалылар да бар.

Александр Данилов бала сәламәтлеген үстерүгә һәм ныгытуга, кече яшьтән үк футбол күнекмәләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән проектын тәкъдим итеп, 300 мең сумлык грантка ия булды.

Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте студенты, “Студентларның кино студиясе” җитәкчесе Виктор Казанцев проекты 200 мең сумлык грантка лаек булды. Ул форум хөкемдарларына кино сәнгате буенча белем бирү программасын тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot