news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама егете Красноярскида кышкы универсиадада волонтер булган

Ачылу тантанасында Максим фотограф ярдәмчесе буларак эшләгән, ә ябылу тантанасында "Платинум Арена " ның төп сәхнәсендә масштаблы флешмобта катнашкан.

Түбән Кама егете Красноярскида кышкы универсиадада волонтер булган
tat.e-nkama.ru/news/758/74086/

(Казан, 20 март, "Татар-информ"). Түбән Кама химия-технология институты студенты Максим Антонов Красноярскида XXIX Бөтендөнья кышкы универсиадасында волонтер буларак катнашкан. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Максим үзе сөйләвенчә, универсиадада ирекле ярдәмче буларак катнашу өчен, аңа сайлап алуның өч этабын үтәргә туры килгән. Ул универсиадада массакүләм мәгълүмат чаралары белән эштә волонтер буларак катнашкан һәм 2000 волонтер арасына үзенең дә эләгүен зур уңыш дип саный.

2018 елның җәендә ул "Медиапостранство" бөтенроссия форумында катнашкан һәм бу аңа "Платинум Арена" төп спорт объектында универсиада сайтының редактор ассистенты вазыйфасына эләгергә мөмкинлек биргән. Ул спортчылардан интервьюлар алган, аудиоязмаларны басма вариантка күчергән, матбугат конференцияләре оештыруда һәм үткәрүдә дә актив катнашкан.

Үзенең спортчылар парадында катнашуын, аларны 6000 тамашачы алкышларга күмүен зур горурлык белән сөйли ул. Ачылу тантанасында Максим фотограф ярдәмчесе буларак эшләгән, ә ябылу тантанасында "Платинум Арена " ның төп сәхнәсендә масштаблы флешмобта катнашкан.

Волонтерлар өчен дә биредә күп кенә аерым мәдәни чаралар үткән, моннан тыш, Максим Казахстан, Польша, Россия спортчылары белән якыннан танышу мөмкинлеге дә алган.

Россия җыелма командасында составында булган түбәнкамалы, элеккеге танышы - "Нефтехимик" хоккей клубында тәрбияләнгән Богдан Якимов белән очрашу да волонтер күңелендә якты тәэсирләр калдырган.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot