news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама депутатлары сәнәгать зоналарының сәламәтлек саклау объектларын карады

Алар пластиклар заводының сәламәтлек пункты эше белән дә танышты.

Түбән Кама депутатлары сәнәгать зоналарының сәламәтлек саклау объектларын карады
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»).«Бердәм Россия» партиясенең шәһәр депутатлар фракциясе җитәкчесе Марина Камелина фракция әгъзалары белән бергә сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләренең сәламәтлеген саклау мәсьәләсен өйрәнүдә катнашты.

Түбән Кама шәһәр Советы депутатлары «Түбән Камада өлкәннәр һәм балалар сәламәтлеген ныгыту чаралары турында»гы мәсьәләне өйрәнү максатыннан, «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ социаль объектларында булды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Башта алар пластиклар заводының сәламәтлек пункты эше белән танышты. «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ генераль директорының персонал белән эш һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Родион Булашов 2020 елда кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгәннән соң, сәламәтлек саклау пунктларында медицина хезмәтен яхшыртуга ирешелүе турында сөйләде.

Ул шулай ук 2019 елда капиталь ремонттан соң, мәҗбүри медицина иминияте кысаларында «Түбән Кама Нефтехим» хезмәткәрләре беркетелгән хастаханәдә дә зур үзгәрешләр булуын билгеләп үтте.

Моннан тыш, фракция әгъзаларына хастаханәнең көндезге стационарын күрсәттеләр, заманча җиһазлар һәм җайланмалар белән таныштырдылар. Депутатларның алдагы планында — «Татнефть» предприятиеләре тәҗрибәсен өйрәнү.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100