news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама депутатлары район җирлегендә сукбай хайваннар проблемасын өйрәнә

Приютта бүгенге көндә 50 песи һәм 17 эт исәпләнә.

(Казан, 30 июнь, "Татар-информ"). Түбән Кама депутатлары муниципаль районда иясез хайваннар өчен приют булдыру мәсьәләсен хәл итүгә ныклап керештеләр. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Күптән түгел чыккан федераль закон нигезендә, сукбай хайваннарны тоту һәм карауга бәйле мәсьәләләргә үзгәрешләр кертелде.

Бу мәсьәлә белән шәһәрдә, нигездә, волонтерлар шөгыльләнә. Депутатлар исә Зур Афанас авылында хосусый мини-приют эшчәнлеге белән таныштылар. Приютта бүгенге көндә 50 песи һәм 17 эт исәпләнә.

"Өстәмә керемнәрдән приютны проектлауга аз булса да акча эзләргә кирәк, - дип саный шәһәр Советы депутаты Василий Филиппов. - Приют төзелешен 2020 ел бюджетына кертергә кирәк". Икенче вариант - объектны яңадан төзү түгел, ә приют ихтыяҗлары өчен файдаланылмый торган бинаны ремонтлау һәм җайлаштыру.

Ахыргы карар әлегә кабул ителмәде. Дүшәмбе, 1 июльдә, бу уңайдан "Ковер" үзәгендә сөйләшү узачак. Анда сукбай хайваннар проблемасы белән кызыксынган һәркем катнаша ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot