news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама чыгарылыш сыйныф укучылары медицина хезмәткәрләре тәҗрибәсен өйрәнә

Алар йөрәк артериясенә операция барышын карадылар, операцияне экраннан күзәтә бардылар.

Түбән Кама чыгарылыш сыйныф укучылары медицина хезмәткәрләре тәҗрибәсен өйрәнә

(Казан, 16 апрель, "Татар-информ"). Түбән Каманың өлкән сыйныф укучылары өчен балалар экология-биология үзәге төрле юнәлешләрдә дәресләр үткәрүен дәвам итә. Соңгы шундый очрашу шәһәр хастаханәсендә оештырылды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Үзәк педагоглары ярдәме белән балалар медицина югары уку йортларына керү өчен җитди әзерлек үтәләр. Бу юлы укучылар 2 нче дәвалау корпусында булдылар. Экскурсиягә 23 укучы килгән иде. Арадан кемдер - хирург, кемдер психиатр булырга тели, кардиология, стоматология һәм неврология юнәлешләре белән кызыксынучылар да бар.

Укучылар дәвалау корпусындагы барлык бүлекләрдә булдылар, шәфкать туташлары белән аралаштылар, уникаль җиһазлар белән таныштылар, үз сорауларына җаваплар таба алдылар. Өлкән шәфкать туташы гипсны дөрес салырга өйрәтте, бүлек эшенең үзенчәлекләре турында сөйләде.

Шулай ук мәктәп укучылары операцияләр ясау бүлмәсендә дә булдылар. Алар йөрәк артериясенә операция барышын карадылар, операцияне экраннан күзәтә бардылар.

Киләсе шундый очрашу ашыгыч медицина ярдәме станциясендә үтәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot