news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама чаңгычысын үтерүдә шикләнелгән затның изолятордан видеосы пәйда булды

6 айлык баланың әнисе 29 яшьлек Гөлшат Котенкованы үтерүдә 37 яшьлек Данил Котенев шикләнелә.

(Казань, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Камадан 29 яшьлек Гөлшат Котенкованы үтерүдә шикләнелә торган 37 яшьлек Данил Котеневның тикшерү изоляторыннан видеосы пәйда булды.

Элегрәк “Татар-информ” агентлыгы хәбәр иткәнчә, Гөлшат Котенкованы үтерүдә шикләнелгән зат берничә тапкыр хөкем ителгән булган, ул кичә тоткарланган. Төрмәдән узган елның җәендә азат ителгән, соңгы тапкыр 2009 елда көчләү өчен утырган. Ул кичәге көнгә кадәр Кызыл Чишмә (Красный Ключ) бистәсендә төзүчеләр бригадасында эшләгән.

Ул, смена тәмамлангач, чаңгы базасында чаңгычы хатын-кызны күреп алган, аңын җуярлык итеп башына суккан һәм көчләргә омтылган, әмма корбан аңына килгән һәм каршылык күрсәткән. Котенев шешә ватыгы белән корбанының бугазын кискән, алтын әйберләрен, телефонын алып качкан.

29 яшьлек хатын-кыз ире һәм кечкенә кызы белән Кызыл Чишмә бистәсендә «Алнаш» базасында ял иткән. Көндез ул чаңгыда шуарга киткән һәм элемтәгә чыкмаган. Ире үзе генә эзләп таба алмаган һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Хатын-кызның үле гәүдәсен база территориясендә урманда төнге сәгать 2дә волонтерлар эзләп тапкан.

Үтерелгән хатынның 6 айлык кызы калды. Гөлшат Котенкованы кичә Түбән Камада җирләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100