news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама боксчысы бөтенроссия турнирында катнаша

Артем Домолазов Сарытауда бокс буенча узачак бөтенроссия беренчелегенә юллама алган

(Түбән Кама, 2 март, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Апрель аенда Сарытауда бокс буенча узачак бөтенроссия беренчелегендә Түбән Кама тәкъдим ителәчәк. Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсенең балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Артем Домолазов турнирда туган шәһәренең данын яклаячак.
Ул бу хокукка Самарада узган бокс буенча Россия Үзәк профсоюзлар берлеге беренчелегендә җиңү яулаган өчен ия булган. Түбәнкамалы 63 килограммагача авырлык категориясендә чыгыш ясап, алтын медальгә һәм бөтенроссия турнирына юлламага ия булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot