news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама боксчылары Ярославль һәм Казанда аерылып торды

Призерлар арасында - 3 егет һәм 1 кыз

(Түбән Кама, 10 декабрь, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Түбән Кама яшьләр эшләре һәм спорт идарәсенең балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче спортчылары ике ярышта аерылып торды.
Түбән Кама яшьләр эшләре һәм спорт идарәсенең балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче спортчылар Ярославльдә бокс буенча узган халыкара турнирда берьюлы 3 көмеш медальгә ия булдылар. Үз авырлык категорияләрендә Артем һәм Константин Князевлар, шулай ук Артем Домолазов аерылып торды. Россия төбәкләреннән һәм шулай ук якындагы чит илләрдән килгән 150 спортчы түбәнкамалыларның көндәше иде.
Казанда узган бокс беренчелегендә Түбән Камадан Лилия Саматова икенче урынны алды. Ул 50 килограмм авырлык категориясендәгеләр арасында көмеш медаль яулады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100