news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама блогеры ялгыз пенсионер әби фатирында бушлай ремонт ясаган

92 яшьлек Ләбүдә Баязитованың күршеләре быел июль аенда әбинең фатирына ремонт комачауламас иде, тик хуҗабикәнең аңа акчасы юк, дип сөйләгән.

Түбән Кама блогеры ялгыз пенсионер әби фатирында бушлай ремонт ясаган
ntr-24.ru

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Кама блогеры Олег Яфизов ялгыз пенсионер ханымның фатирын ремонтлаган. Ремонт вакытында әби белән яшь кеше яхшы дуслар булып киткән. Бу хакта «НТР 24» хәбәр итә.

92 яшьлек Ләбүдә Баязитованың күршеләре быелның июль аенда әбинең фатирына ремонт комачауламас иде, тик хуҗабикәнең аңа акчасы юк, дип сөйли.

Әби күп еллар инде зур булмаган фатирда яши, ә кызлары бик еракта һәм әнисе белән аралашмый.

Ләбүдә апага ярдәм турындагы үтенечне бер яшь ир-ат ишеткән. Блогер шәхси акчасын һәм «Ариджинал»YouTube каналына язылучыларның иганәләрен кулланып, ремонтка алынган. Ремонт эшләренең барышын блогер камерага төшергән һәм үз сәхифәсенә урнаштырган. Төзекләндерү эшләренә бер ай вакыт киткән.

Ремонтланган фатирга килгәч, Ләбүдә апа башта аның үз торагы булуына ышана да алмаган - фатир шулкадәр үзгәргән.

«Мин шатлыктан куркып калдым. Искиткеч матурлык. Бик ошады! Афәрин», - дигән өлкән яшьтәге әби.


news_right_1
news_right_2
news_bot