news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама биатлончысы Пхенчхандагы Паралимпиадада ике медаль яулады

Марта Зәйнуллина 10 чакрымга йөгерүдә – көмеш, 1,1 чакрымлы кыска дистанциядә бронза медальгә лаек булды.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Түбән Кама биатлончысы Марта Зәйнуллина Пхенчханда узучы XII Кышкы Паралимпия уеннарында 10 чакрымга йөгерүдә – көмеш, 1,1 чакрымлы кыска дистанциядә бронза медальгә лаек булды, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

Моннан тыш, Марта Зәйнуллина утырып чыгыш ясаучы спортчылар арасында 12,5 чакрымга йөгерүдә 6нчы урынны яулады. Ул әлеге араны 55 минут та 39,6 секунд эчендә узды.

Әлеге ярышта немец спортчысы Андреа Эскау – беренче, Америка вәкиле Оксана Мастерс – икенче, Белоруссия спортчысы Лидия Храфеева – өченче, россиялеләр Наталья Кочерова белән Ирина Гуляева 4 һәм 5нче урыннарга лаек булды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot