news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама “бердәмроссиялеләре” яңа ел акциясе үткәрә

Партия әгъзалары аз керемле һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук ятим һәм инвалид булган 500гә якын баланы яңа ел белән котлый

(Түбән Кама, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Түбән Кама “бердәмроссиялеләре” аз керемле һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук ятим һәм инвалид булган, Югары Чаллы авылы интернат-мәктәбендә тәрбияләнүче балаларны Яңа ел белән котлаячак.
Партия әгъзалары һәр балага татлы бүләкләр өләшәчәк. Түбән Кама “бердәмроссиялеләре” яңа ел акциясен берничә ел рәттән үткәрә һәм аны якындагы көннәрдә төгәлләячәк. Бу юлы “Бердәм Россия” партиясенең Түбән Кама җирле бүлеге котлауларын 500гә якын бала һәм яшүсмер алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot