news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама Башкарма комитеты җитәкчесенең яңа урынбасарлары билгеләнде

Хәзер район Башкарма комитеты башлыгының өч урынбасары булачак.

 (Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты структурасы яңа үзгәрешләр кичерде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасарлары артты. Кече һәм урта бизнес мәсьәләләре буенча урынбасар итеп Радмир Беляев билгеләнде. Соңгы 7 елда ул Чаллы Башкарма комитетында икътисади үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү идарәсен җитәкләгән. Хәзер ул Түбән Камада Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазифасында шул юнәлештә эш алып барачак. Беляев шулай ук ИнноКам проекты белән шөгыльләнгән, Автошәһәргә алда барган социаль-икътисади үсеш территориясе статусын бирү процедурасын җитәкләгән.

 

 

Айдар Метшин яңа билгеләнгән түрәгә кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә федераль һәм республика проектларын тормышка ашыруны тәэмин итү эшен йөкләде. "Кыска вакытта территория икътисады структурасында кече һәм урта эшмәкәрлек объектларын 30 процентка арттыру зарур, аннары - 50 процентка кадәр", дип өстәде ул.

 


Түбән Кама Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары итеп Радик Хаҗиев билгеләнде. Ул Түбән Кама, Казан һәм Чаллы эре төзелеш проектларында эшләү тәҗрибәсенә ия. "Яңа урынбасарның эш тәҗрибәсе һәм белеме, хезмәттәшләре ярдәме Башкарма комитетның төзелеш өлкәсендә бурычларын нәтиҗәле хәл итүдә булышыр дип ышанабыз", - дип белдергән А.Метшин.

news_right_1
news_right_2
news_bot