news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама балалар йортында спорт шәһәрчеге барлыкка килде

Түбән Кама балалар йортында спорт шәһәрчеге барлыкка килде

(Түбән Кама, 26 май, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). 4нче төзәтү колониясе хезмәткәрләре һәм хөкем ителүчеләре Түбән Кама балалар йортында тәрбияләнүчеләргә спорт мәйданчыгы бүләк итте. Учреждение территориясендә швед стенкасы, турник, шулай ук стритбол уйнар өчен мәйданчык барлыкка килде.

Акция Хәйрия елы кысаларында үткәрелде. Спорт снарядларын иректән мәхрүм итү урыннарында җәза срогы узучылар үз куллары белән эшләгән. Балалар йорты педагоглары сүзләренә караганда, әлеге спорт снарядлары өлкән төркемдәге егетләргә исәпләнгән. 4нче төзәтү колониясе ярдәме белән тиздән балалар йорты территориясендә волейбол мәйданчыгы да барлыкка киләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot