news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама авылларында Wi-Fi эшли башлаячак

«Элемтә турында» федераль закон нигезендә, 100 дән 500 гә кадәр кеше яши торган торак пунктлар Wi-Fi нокталары белән тәэмин ителергә тиеш.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ», «Түбән Кама»). Россия цифрлы үсеш министрлыгы Интернет үткәреләчәк торак пунктлар исемлеген раслады. Аңа республиканың 43 районыннан 755 авыл кергән. Шул исәптән Түбән Кама районының түбәндәге 13 торак пунктына да интернет үткәреләчәк. Бу турыда Түбән Кама районының рәсми сайты хәбәр итте.

Ачы, Балчыклы, Болгар, Олы Аты, Борок, Кызыл Яр, Кызыл Чапчак, Колмакчы, Түбән Афанас, Түбән Чаллы, Яңа Минкә, Свердловец, Ташлык,

Тоташтыру «Элемтә турында» федераль закон кысаларында башкарыла. Аның нигезендә, 100 дән 500 гә кадәр кеше яши торган торак пунктлар Wi-Fi нокталары белән тәэмин ителергә тиеш, диелә әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot