news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама авыл хуҗалыгы тармагында еллык керем күләме өч миллиард сум тәшкил иткән

Айдар Метшин районда фермерлыкны үстерүгә игътибар артачагын да җиткерде.

Түбән Кама авыл хуҗалыгы тармагында еллык керем күләме өч миллиард сум тәшкил иткән
Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

(Казан, 8 февраль "Татар-информ"). Айдар Метшин Түбән Кама авыл хуҗалыгы тармагының 2018 ел күрсәткечләре белән таныштырды.  Акчалата керем күләме үткән ел дәрәҗәсендә сакланып калган, ул өч миллиард сумга якын тәшкил иткән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Район башлыгы әйтеп узганча, 2018 елда җыеп алынган уңыш республиканың уртача күрсәткечләреннән артып киткән. 

Терлекчелек тармагында уңай динамика күзәтелә: сөт җитештерү буенча күрсәткечләр арткан. Түбән Кама районы бу рейтингта республика районнары арасында алтынчы урынны алып тора. Алдынгылар рәтендә – "Прикамский" авыл хуҗалыгы предприятиесе, анда бүген бер сыердан 7 мең литрга якын сөт савыла.

"Узган елның язында без 2000 еллар башындагы икътисадый шартларда сакланып кала алмаган кулланучылар кооперациясе системасын торгызуга ирештек, - диде Айдар Метшин. - Ерак урнашкан авыл җирлекләрен азык - төлек белән тәэмин итүче автолавкалар кайтартылды, бәрәңге һәм яшелчәләрне тирәнтен эшкәртү өчен җиһазлар сатып алынды".

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы шулай ук эшкәртелә торган җирләрнең мәйданын арттыру бурычын куйды: ул әйтеп узганча, әлеге проектны гамәлгә ашыру буенча "Юл картасы" төзелгән инде. Моннан тыш, Айдар Метшин районда фермерлыкны үстерүгә игътибар артачагын да җиткерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot