news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама автошәһәрчеге халыктан иске велосипедлар кабул итә

Музейга куелмаган велосипедларны "Велоигелек" проекты кысаларында Түбән Камадагы мохтаҗ гаиләләргә тапшырачаклар.

(Казан, 8 май, "Татар-информ"). Түбән Каманың "Велики" автошәһәрчегендә велосипедлар музее ачылачак. Моның өчен халыктан гадәти булмаган һәм борынгы велосипедлар җыю оештырыла. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

"Яхшы хәлдә сакланган һәм артык ремонт таләп итми торган модельләргә өстенлек бирелә. Сугышка кадәрге яисә совет чорындагы "Школьник", "Орленок", "Салют", "Урал", "Кама" кебек велосипедлар булса, тагын да яхшы", - дип хәбәр итә оештыручылар.

Музейга куелмаган велосипедларны "Велоигелек" проекты кысаларында Түбән Камадагы мохтаҗ гаиләләргә тапшырачаклар.

Кабул итү пункты: Яшьлек урамы, 36-159 ("Велики" автошәһәрчеге).

Эш вакыты: шимбә һәм якшәмбедән кала 8.00 - 17.00 сәгатьләрдә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot