news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама автопаркы 24 транспорт чарасына артыр дип көтелә

Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин Түбән Камадагы транспорт проблемасын хәл итү өчен федераль хакимияткә мөрәҗәгать иткән.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Түбән Кама автопаркы 24 транспорт чарасына артыр дип көтелә. Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин Түбән Камадагы транспорт проблемасын хәл итү өчен федераль хакимияткә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта ул үзенең Инстарам аккаунтында хәбәр итә.

«Миңа мөрәҗәгать иткәндә еш кына җәмгыять транспорты мәсьәләсен күтәрәләр. Үзем һәм шәһәр өчен дә әлеге проблеманы хәл итү проиоритетлы булып тора», — ди ул.

Җитәкче Мәскәүдә Транспорт министрлыгында берничә очрашуда булуын сөйли. «Без анда лизингка 24 транспорт чарасы алу мөмкинлеге турында сөйләштек. Түбән Кама аны алыр дип өметләнәм», — дигән ул.

Элегрәк Түбән Кама районы Башкарма комитетында шәһәр өчен мөһим булган транспорт проблемасы чишелеше әйтелгән иде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ленар Әхмәтов сүзләренчә, маршрут челтәрен оптимальләштерү, автобусларда кондукторсыз түләү системасы һәм диспетчерлык үзәге әлеге мәсьәләне хәл итәргә тиеш.

Элегрәк, Рамил Муллин коммуналь хезмәткәрләрне Түбән Кама юлларындагы чистартылмаган кар өчен тәнкыйтьләгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot