news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама архивы сугыш елларындагы документлардан виртуаль күргәзмә әзерләгән

үргәзмәдә рәсми хатлар һәм боерыклар, фронт хәбәрләре, беркетмәләр, газета материаллары урын алган.

Түбән Кама архивы сугыш елларындагы документлардан виртуаль күргәзмә әзерләгән
tat.e-nkama.ru

(Казан, 8 май, "Татар-информ"). Бөек Җиңүнең 74 еллыгына Түбән Кама архивы сугыш елларындагы документлардан махсус виртуаль күргәзмә әзерләгән. Күргәзмәдә рәсми хатлар һәм боерыклар, фронт хәбәрләре, беркетмәләр, газета материаллары урын алган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

"Түбән Кама муниципаль районы архивында Бөек Ватан сугышы еллары турындагы документларның кыйммәте бәяләп бетергесез. Бу - халык байлыгы, үткәннәрне искә алу. Бу - безнең зур тарихыбызның бер өлеше, - диләр архив хезмәткәрләре. – Күргәзмәдә тәкъдим ителгән документлар, нигездә, хезмәт фронты турында. Алар безгә үткәннәргә әйләнеп карарга мөмкинлек бирә".

news_right_1
news_right_2
news_bot