news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама архивы республика күләмендә берьюлы ике конкурста җиңүче булды

Конкурста Татарстанның 31 архивы катнашкан.

Түбән Кама архивы республика күләмендә берьюлы ике конкурста җиңүче булды

(Түбән Кама, 2 февраль, "Татар-инфом"). Казанда Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Айдар Метшинга узган елгы конкурс нәтиҗәләре буенча грантларга ике сертификат тапшырды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Билгеле булганча, узган ел Түбән Кама архивы "Заманча архив – цифрлы архив" һәм "Яшь архивчы мәктәбе" проектларын тәкъдим итеп, республика конкурсында җиңүче булды.

Беренче номинациядә төп приз - гомуми суммасы 205000 сум тәшкил иткән күргәзмә стендлары, видеопроектор комплекты, ноутбук, экран, аксессуарлар, икенчесендә - 480 000 сумлык сканерлау автоном комплексы комплекты һәм аңа аксессуарлар.

Конкурста Татарстанның 31 архивы катнашкан.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot