news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама аграрийлары һәм терлекчеләре яңа коттеджлар алды

Городище авылында яшәүче “Химокам-Агро” ҖЧҖ хезмәтчәннәре өй туйлары үткәрә

(Түбән Кама, 1 февраль, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Түбән Кама районының Городище авылында яшәүче 11 гаилә яңа йортка күчте. Яңа йортларда шәһәр фатирларындагы кебек уңайлыклар тудырылган. Авыл хезмәтчәннәре бу йортларны “Авылда яшь гаиләләрне һәм белгечләрне торак белән тәэмин итү” программасын гамәлгә ашыру кысаларында алды.
5 гаилә Түбән Кама районында туып-үскән кешеләр, ә калганнары Татарстанның күрше төбәкләреннән Городище авылына күчеп килгән. Коттеджлар “Химокам-Агро” ҖЧҖ объектларында эшләүче механизаторлар һәм терлекчеләр өчен төзелгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot