Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Кабан күле яр буенда «Печән базары» татар дизайны фестивале узачак
Шәһәр халкы һәм Татарстан башкаласы кунаклары лекторийларда, бию мастер-классларында катнаша алачак, шулай ук балалар зонасы эшләячәк.
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). 29 һәм 30 августта Казанда «Печән базары» татар дизайны һәм шәһәр мәдәнияте фестивале узачак. Чара үткәрү мәйданчыгы итеп Иске Татар бистәсендә яңартылган Түбән Кабан күле яр буе булачак. Бу хакта «Иске шәһәр» префектурасының Инстаграм битендә хәбәр ителә.
Шәһәр халкы һәм Татарстан башкаласы кунаклары лекторийларда, бию мастер-классларында була алачак, шулай ук балалар зонасы эшләячәк.
Оештыручылар бәйрәм кунакларын сюрприз көтә, дип хәбәр иттеләр.
«Әлегә оештыручылар барлык карталарны ачып бетерми, ләкин кызыклы һәм мавыктыргыч булачак, һәркем үзен татар сәүдәгәре ролендә тоя алачак», — диелә чара анонсында.
Фестивальгә керү бушлай.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз