news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Чыршылы мәктәбендә мәгърифәтче Риза Фәхреддин айлыгы бара

Алтынчы сыйныфлар экскурсовод булып башка классларны музейга экскурсиягә чакырган.

(Казан, 27 гыйнвар, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорски районы Түбән Чыршылы мәктәбендә ел саен мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддингә багышланган айлык була. Быел да, традицияне саклап, мәктәптә чираттагы айлыкны башлаганнар. Бу турыда "Заман сулышы" сайты хәбәр итә.

Мәктәптә күп төрле чаралар узуы билгеләп үтелгән.

"Күптән түгел алтынчы сыйныфлар экскурсовод булып башка классларны музейга экскурсиягә чакырганнар. Мәгърифәтче турында мәгълүмат биргәннәр, кызыклы истәлекләр сөйләгәннәр", дип җиткерә район газетасы.

Фотода Түбән Чыршылы мәктәбе укучылары сурәтләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot