news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Чегодай авылы өлкәннәренә депутат бүләкләре өләштеләр

Бүләкләрне авыл җирлеге Советы депутаты, «Энергосбыт»ның райондагы бүлеге җитәкчесе Татьяна Беззубова биргән.

(Чирмешән, 8 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән»). Чирмешән районының Түбән Чегодай авылында яшәүче өлкәннәргә депутат бүләкләре өләштеләр. Бу хакта район газетасы яза.

Моңа кадәр дә Чирмешәндә яшәүче берничә авылдаш исеменнән олыларга күчтәнәчләр таратканнар иде. Бу юлы әбиләргә, бабайларга тагын Яңа ел тәм-томнары җибәргәннәр, диелә хәбәрдә.

«Монысында колхозда механизатор, сыер савучы, терлекче булып эшләгән ветераннарны — 70 яшьтән өлкәнрәк егерме ике авылдашыбызны сөендердек. Бүләкләрне авыл җирлеге Советы депутаты, «Энергосбыт»ның райондагы бүлеге җитәкчесе Татьяна Беззубова бирде», — диде Түбән Чегодай авыл мәдәният йорты директоры Гүзәл Хәмидуллина.

news_right_1
news_right_2
news_bot