news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Бәрәскә авылында күл чистарталар

Ләмнән һәм башка чүп-чардан чистартуның яртысы башкарылган.

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”). “Авылның мәктәпкә бара торган юл янәшәсендә урнашкан күлен чистарталар. Бу күлне чистартуны узган ел көз көне үк башлаганнар иде. Мөмкин булганын эшләделәр, ә тирәнәйтү, тагын да әйбәтләп чистарту өлешен кышка калдырдылар”, - дип яза “Әтнә таңы” газетасы.

Ләмнән һәм башка чүп-чардан чистартуның яртысы башкарылган. Калган яртысын бүгенге көндә дәвам итеп, аны тирәнәйтәләр. Биредәге зиратлар да тәртиптә, чишмәләр дә шәһәрчек кебек эшләнгән. Чистартылган күлнең киләчәген фаразлау авыр түгел. Яныннан китә алмаслык матур булачак ул, - ди Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot