news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төбәкләргә мәктәп автобуслары һәм ашыгыч ярдәм машиналары өчен акча бүлеп бирелә

Россия Хөкүмәте тарафыннан әлеге максатларда 6 миллиард сум акча каралган.

(Казан, 25 май, "Татар-информ"). Россия Хөкүмәте үз резерф фондыннан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына төбәкләргә 1 мең ашыгыч ярдәм машинасы һәм 1,5 мең мәктәп автобусы сатып алу өчен 6 миллиард сум акча бүлеп биргән. Шул хактагы карар бүген Россия Министрлар Кабинеты сайтында бастырылган, дип хәбәр итә ТАСС.

"Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына төбәкләргә 1 меңнән дә ким булмаган ашыгыч ярдәм машинасы һәм 1,5 меңләп мәктәп автобусы сатып алу өчен хөкүмәтнең резерв фондыннан  6 миллиард сум акча бүлеп бирелә", – диелә документта.
 
Әлеге акча 2017 елда Россия Федерациясенең социаль-иктисади тотрыклы үсешен булдыру максатындагы чараларны тормышка ашыру кысаларында бирелә. Исегездә булса, илнең Премьер-министры Дмитрий Медведев хөкүмәтнең мәктәп автобуслары һәм ашыгыч ярдәм машиналары өчен 6 миллиард сум акча бүлеп бирү планнары хакында узган атнада җиткергән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100