news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төбәкләргә күбрәк ышаныч күрсәтергә кирәк – Рөстәм Миңнеханов

Мәскәүдә VIII Гайдар форумында Россия субъектлары башлыклары җирле вәкаләтләрне киңәйтүне һәм үсешкә стимулны кайтаруны яклап чыгыш ясады.

Төбәкләргә күбрәк ышаныч күрсәтергә кирәк – Рөстәм Миңнеханов
prav.tatarstan.ru

(Мәскәү, 13 гыйнвар, “Татар-информ”, Илдар Әюпов). Мәскәүдә VIII Гайдар форумы дәвам итә. Илне федераль һәм региональ хакимият дәрәҗәләренә бүлмәскә, дип өндәде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә форум кысаларында, “Яңа төбәк сәясәте” темасына уздырылган экспертлар дискуссиясендә.

“Гади кеше, граждан, аңа хакимиятнең дәрәҗәсендә аерма юк: федеральмы ул яки субъект, яки региональмы. Әгәр ил башлыгының ышанычы бар икән, әгәр Президент ышаныч баглаган икән, димәк, Президент сәясәтен үткәрү өчен вәкаләтләр җитәрлек кадәр булырга тиеш. Бу кадрлар билгеләү дә һәм башкалар да, – таләп бер кешедән булырга тиеш”, – дигән фикер белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ил үзенең төбәкләре белән көчле, диде Татарстан Президенты һәм үсеш стимулларын чикләмәскә өндәде. Искәртеп үтик: законны үзгәртеп, төбәк бюджетларына зур чик куелды, аерым алганда, шуның нәтиҗәсендә Татарстан елына 8 миллиард сум акчасын югалтырга мөмкин.

“Илнең нигезе – ул регионнар. Регионнар көчле булса, – ил дә көчле. Әгәр мотивация булмаса, инвестицион өлеше булмаса, илне ничек үзгәртергә? Соңгы вакытта булган гамәлләр тәэсирендә без кайсыдыр программаларны чикләргә тиеш булабыз. Без тулаем продукт буенча үсештә. Әгәр мотивация булмаса... Синең эшеңнән бер селтәнүдә 8 миллиард тартып алалар, ә нәрсә ул 8 миллиард? Ул 8 зур мәктәп, җитди санда юллар”, – дип басым ясап әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Шуңа дискуссия модераторы Алексей Кудрин, Хөкүмәт моны кайбер регионнар кризис шартларында начаррак хәлдә калганга, баланслап, аларга бурыч-максатларны үтәүдә ярдәм итүдә ул акчаларны үзәкләштерү өчен эшләде, дип билгеләп үтте. “Сез федераль хакимияткә ул регионнарга булышу өчен башка юл эзләргә кирәк иде дип саныйсызмы?” – дип мөрәҗәгать итте Стратегик эшкәртмәләр үзәге Советы рәисе Кудрин.

Әлеге сорауга җавабында Татарстан Президенты ул акчаны ничек итеп эшләү турында уйларга тәкъдим итте. “Татарстанның Универсиададан соң йөкләмәсе зур, без әзерлек эшләренә зур гына бюджет кредиты алган идек. Без бит Россия Финанслар министрлыгы алдындагы йөкләмәләребезне үтәп барабыз. Әгәр ул акчаны алсалар, моны нәрсә хисабына эшләргә? Бәлки безгә федераль бюджетка күбрәк акча җыю турында һәм икътисадны үсештә итеп кору хакында уйларга кирәктер, ә кемнән дә булса тартып алырга түгелдер”, – диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Аның ничек итеп акча эшләү турында уйларга дигән тәкъдимен зал алкышлар белән хуплады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100