news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төбәкләргә федераль субсидияләр бирү кагыйдәләре үзгәрә

Төбәкләр белән субсидияләр буенча килешүләр 1 мартка кадәр төзелергә тиеш, югыйсә акчалар башка максатларга юнәлдереләчәк.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). 1 февральгә кадәр Россиянең Финанс министрлыгы һәм Икътисади үсеш министрлыгы төбәкләргә федераль субсидияләрне бирүнең яңа кагыйдәләрен билгеләүче бюджет законнарын үзгәртергә тәкъдимнәр кертергә тиеш, дип әйтелә Россия Хөкүмәте йөкләмәсендә. “Российская газета” язганча, бу юлы сүз икътисади үсеш һәм социаль өлкәдә аеруча югары күрсәткечләргә ия төбәкләргә грантлар рәвешендә федераль казнадан күбрәк акча бирү турында бара.

Быелгы икенче мөһим яңалык – субсидияләрне бүлүнең катгый срокларына кагыла. Барлык субсидияләр 1 февральгә кадәр бүленергә тиеш дип көтелә. Шуннан соң бер ай эчендә төбәкләр белән килешүләр төзелергә тиеш. “Әгәр дә министрлыклар субсидияләрне 1 февральгә кадәр бүлмәсә һәм 1 мартка кадәр килешүләр төземәсә, акчаларны кире алып, аларны башка чараларга юнәлтәчәкбез”, – дип белдергән Россия финанс министры Антон Силуанов.

Федераль субсидияләр – икътисад һәм социаль өлкәдәге проектларны тормышка ашыру өчен бүленүче акчалар, анда төбәкләр дә үз финансларын кушарга тиеш. Хәзер Россиядә барлык төбәкләрнең 9-10 триллион сум күләмендәге берләштерелгән бюджетында 300-400 миллиард сумны шушы федераль субсидияләр тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100