news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төбәкләрдә инвалидларга техник тернәкләндерү чараларын прокатка бирү пункты пәйда булачак

Исәпләүләр буенча, Россиядә 700 меңләп кеше инвалид арбасы ярдәмендә хәрәкәтләнә.

(Казан, 20 апрель, "Татар-информ"). Россия төбәкләрендә тернәкләндерү үзәкләре һәм медицина оешмаларында инвалидларга техник тернәкләндерү чараларын прокатка бирү пунктлары пәйда булачак. Бу хакта Россия хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Григорий Лекаревка сылтама белән "Известия" язып чыкты.

Андый пунктлар Мәскәү, Ульяновск һәм Самара өлкәләрендә пәйда булган да инде. Нигездә, инвалидлар өчен кресло-арбаларга ихтыяҗ зур икән. Экспертлар исәпләве буенча, Россиядә 700 меңләп кеше инвалид арбасы ярдәмендә генә хәрәкәтләнә ала.

Әлеге хезмәт тернәкләндерү чараларын тиз генә ала алмаучыларга, үзенеке ремонтка тапшырылган очракта һәм имгәнүләрдән, төрле авырулардан соң кирәк булырга мөмкин, диелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100