news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төбәкләрдәге татарларга костюм, уен коралын алу өчен 7 млн 600 мең сум акча бирелгән

«Дәүләт программалары нигезендә кертелгән үзгәрешләр конгрессның мөмкинлекләрен арттырды», — диде Данис Шакиров.

Төбәкләрдәге татарларга костюм, уен коралын алу өчен 7 млн 600 мең сум акча бирелгән
Владимир Васильев

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров милли костюм комплектларын тектерү һәм музыка уен коралларын сатып алу мәсьәләсендә эш алып барылганлыгын искәртте. Быел дәүләт программасы кысаларында шуның өчен 7 млн 600 мең сум бүлеп бирелгән.

«Дәүләт программалары нигезендә кертелгән үзгәрешләр конгрессның мөмкинлекләрен арттырды, милли костюмнар һәм иҗат коллективлары өчен музыка уен коралларына мониторинг үткәрелде», — диде ул Милли шура утырышындагы чыгышында.

Аның әйтүенчә, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты Мәдәният министрлыгы белән берлектә 2021 елда мәдәни проектларны тормышка ашыручы иҗтимагый оешмаларга ярдәм итү өчен Татарстан хөкүмәте грантларын алырга да бәйгедә катнашуга гаризалар кабул иткән. «54 гаризадан 29 төбәктәге оешмага әлеге грантларны тапшырдык», — диде Данис Шакиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100