Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төбәкләрдәге татар журналистлары белән очрашуда Сергей Морозовның катнашуы көтелә
Ульяновск өлкәсе губернаторы төбәктә 30 ел дәвамында чыгып килүче «Өмет» газетасы һәм «Чишмә» тапшыруы тәҗрибәсен өйрәнү максатыннан оештырылган чарада катнашыр дип көтелә.
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). 7 декабрь көнне Россия төбәкләреннән җыелган татар журналистлары Ульяновск өлкәсенә эшлекле сәфәргә барачак. Аның максаты — төбәктә 30 ел дәвамында эшләп килүче «Өмет» газетасы һәм «Чишмә» телетапшыруы нигезендә милли журналистиканың мөмкинлекләрен, тәҗрибәсен өйрәнү. Чарада өлкә губернаторы Сергей Морозов белән очрашу да көтелә.
Россия төбәкләрендә эшләп килүче татарча басмалар, радио һәм телевидение хезмәткәрләре 6 декабрь көнне Казанда түгәрәк өстәлгә җыела. Ульяновскига бару Казаннан оештырылачак.
«Ульяновскида чыгып килүче „Өмет“ газетасы Россия төбәкләрендә чыга торган газеталар арасында шактый тиражлы газеталардан санала. Һәм ул, Башкортстандагы газетларны алмаганда, тираж буенча иң беренче урында бара. Ул хөкүмәт ярдәме белән чыга. Өлкә губернасы аңа ел саен 1,6 миллион сум акча бүлеп бирә. Өлкә губернаторының ярдәмен тоеп яши алар», — дип сөйләде Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз