news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төбәкләрдәге мәчетләрдә балалар өчен җәйге курслар ачылды

Балаларга ислам нигезләре, Коръән уку, намаз уку, пәйгамбәрләрнең тормыш-көнкүреше турында сөйләячәкләр.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Россия төбәкләрендәге мәчетләрдә балалар өчен җәйге курслар ачылды.

1 июньнән Төмән шәһәренең Җәмигъ мәчетендә балалар өчен ислам нигезләре, Коръән уку, намаз уку, Пәйгамбәребезнең тормыш-көнкүрешен өйрәнү буенча җәйге курслар башлана. Балалар белән ислам белгечләре һәм укытучылар эшләячәк. Бу хакта Россия мөселманнарының Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Мәчеттә дәресләр җомга көнне 11:00–15:00 сәгатьтә булачак. Дәресләр бушлай үткәрелә, балаларны җиде яшьтән кабул итәләр.

Кырымда Үзбәк хан мәчетендә Ислам нигезләре курсы укучылары өчен җәйге мәйданчыклар эшли башлады. Аны Кырым Диния нәзарәте укытучысы Зера Османова җитәкли. Анда 6-13 яшьлек балалар катнаша.

Җәйге мәйданчык программасында Ислам нигезләре буенча дәресләр, Коръән уку, пәйгамбәрләрнең тормыш юлы, тарихи темаларга әңгәмәләр, төрле мастер-класслар, спорт ярышлары, квестлар, викториналар һәм экскурсияләр каралган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot