news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төбәкара Себер Сабан туенда "Сабан туе гүзәле"н сайлаячаклар

Бәйрәмдә Татарстан артистлары чыгышлары көтелә.

(Казан, 24 май, "Татар-информ"). Төбәкара "Себер Сабан туе" быел 17 июньдә узачак, дип хәбәр итә Новосибирск Татар милли-мәдәни автономиясе. 
 
Милли бәйрәмдә традицион ярышлар, бәйгеләрдән тыш, "Сабан туе гүзәле"н дә ачыклаячаклар. Шулай ук татарча билбау көрәше бәйрәмнең бизәгенә әйләнәчәк. Батырга, гадәттәгечә, бәрән бүләк ителә. 
 
Новосибирск Сабан туенда Татарстан артистлары да чыгыш ясар дип көтелә. 
 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot