news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төбәкара клиникада яңа заманча стоматология кабинеты эшли
Иртәгә, 9 февральдә, Халыкара стоматолог көне билгеләп үтелә. Бүгенге көндә республикабыз тешләрне дәвалау өлкәсендә яңадан-яңа биеклекләргә ирешә
Скопировать ссылку
(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”). Иртәгә, 9 февральдә, Халыкара стоматолог көне билгеләп үтелә. Бүгенге көндә республикабыз тешләрне дәвалау өлкәсендә яңадан-яңа биеклекләргә ирешә. Мәсәлән, Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә заманча җиһазландырылган, республикабыз өчен уникаль булган стоматология кабинеты эшли.
Әлеге стоматология кабинетында эшкә җигелгән «Planmeca Compact I» дигән заманча җиһаз әле Татарстанда беркайда да юк. Хәзер клиника табиблары пациентларга югары сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтә ала. Җиһаз кәнәфи позициясен, эш режимын һәм тизлеген хәтердә калдыра ала. Табиб аппарат режимын күчерүгә вакытны сарыф итми. Җайланма автоматик рәвештә су җибәрү линиясен, дүрт корал шлангын чистарта ала. Бу исә инфекцияне һәм ВИЧ, С гепатиты авыруларын булдырмый калырга ярдәм итә. Стоматологик кабинетының заманча җиһазлануы табиб белән бергә ассистент эшен дә җайларга мөмкинлек бирә. Табибка булыша торган кеше өчен махсус кресло да урнаштырыла. Табиб кешене уртача алганда бер сәгать кабул итә ала, дип хәбәр итә Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2