news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә дәваланучылар рәхмәтләрен белдерә

2009 елда Төбәкара клиника-диагностика үзәге сайтына һәм почтасына 1290 пациенттан рәхмәт сүзләре килде

(Казан, 25 март, “Татар-информ”). 2009 елда Төбәкара клиника-диагностика үзәге сайтына һәм почтасына 1290 пациенттан рәхмәт сүзләре килде. Авыручыларның күбесе үзәктә эшләүче хезмәткәрләрнең ачык йөзле, кайгыртучан һәм сабыр булуын билгеләп үтте. Пациентларның 42 проценты табибларга һәм шәфкать туташларына “кайгыртучанлык” күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Калган пациентлар хезмәткәрләрнең квалификациясенә һәм үзәктәге шартларга үзләренең уңай мөнәсәбәтен белдерде. Бу турыда клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot