news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә бердәм диспетчер “тәрәзәсе” эшли башлады

Кичә Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә югары технологик медицина клиникасы һәм дәвалау-профилактика учреждениеләре арасында тыгыз бәйләнешләр урнаштыру мәсьәләсе каралды

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”). Кичә Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә югары технологик медицина клиникасы һәм Казандагы дәвалау-профилактика учреждениеләре арасында тыгыз бәйләнешләр урнаштыру мәсьәләсенә кагылышлы совет утырышы узды. Анда Казан сәламәтлек саклау Идарәсе баш белгече Резеда Шаһвәлиева, Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең генераль директоры Рөстәм Хәйруллин, хирургия буенча генераль директор урынбасары Фәрит Галәветдинов кардиология белгечләре, үзәкнең кардиохирургия, кардиология, кабул итү бүлеге һәм оештыру-методик кабинеты хезмәткәрләре катнашты.
Чараның максаты республика халкына кардиология һәм кардиохирургия ярдәмен күрсәтүдә үзара элемтәләрне ныгыту һәм эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү иде.
Фәрит Галәветдинов үз чыгышында Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең дәвалау-профилактика учреждениеләре арасындагы бәйләнешләрне ныгыту, пациентларны клиникага җибәрү, эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләрен яктыртты. 1-нче кардиохирургия бүлеге җитәкчесе Әнвәр Садыйков сүзләренә караганда, йөрәк-кан тамырлары авырулары белән хәзер 41-60 яшьлек кешеләр дә авырый. Аларның саны да елдан-ел арта. Ел саен 3500 кеше бу дөньядан китә. Төбәкара клиника-диагностика үзәге бүлекләрендә андый авырулардан үлү очраклары 1,3-1,6 процентка киметелә. Россия буенча бу күрсәткеч 1-3 процентны тәшкил итә. Димәк, бу юнәлештә әле эшлисе эшләр бар.
Бүгенге көндә кардиохирургия һәм аны үстерү юнәлешләре турында Татарстанның баш кардиологы Альберт Галәвич сөйләде. Фикер алышу дәвамында бу мәсьәләне чишкәндә туган проблемалар хакында да әйтелде. Үзәктә уздырылачак очрашуларда әлеге мәсьәләләрне хәл итү күздә тотыла.
Төбәкара клиника-диагностика үзәгенә пациентларны яздыру һәм дәвалау-профилактика учреждениеләре табибларына консультацияләр бирү өчен 291-10-08 телефоны эшли башлый, дип хәбәр итә үзәкнең матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100