news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә 6 мең кешегә югары технологик ярдәм күрсәтелә
Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә йомгаклау медицина советы утырышы узды. Анда Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Адель Вафин да катнашты
Скопировать ссылку
(Казан, 10 март, “Татар-информ”). Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә йомгаклау медицина советы утырышы узды. Анда Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Адель Вафин да катнашты. Ул министрлык исеменнән уңышлы эш алып барган клиника хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен ирештерде. «Сез - халыкка югары технологик медицина ярдәмен күрсәтү, инновацион дәвалау ысулларын гамәлгә кертү буенча беренчеләр рәтендә. Тест нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Төбәкара клиника-диагностика үзәге ярдәм сыйфаты һәм үтемлелеге, инновацион технологияләрне тормышка ашыру, белгечләрнең профессиональлеге буенча лидерлыкка чыга. Без башка дәвалау учреждениеләренә дә сезнең тәҗрибәгезне күрсәтергә уйлыйбыз”, - диде ул.
Совет утырышында әйтелгәнчә, узган ел клиникада 10,5 мең кеше дәваланып чыга. Югары технологик медицина ярдәме 6 меңнән артык кешегә күрсәтелә. Шул исәптән 1,5 мең кеше кискен инфаркт һәм инсульт кичергән була. 413 кеше кан тамырлары һәм гомуми хирургия буенча ярдәм ала.
Югары технологик медицина ярдәмен күрсәтү буенча республика һәм федераль заказны клиника 100 процентка үти. Аерым алганда, үзәктә 4800 операция ясала, шуларның 2873е югары технологияләр кулланып үткәрелә. Хирургия ярдәмендә дәваланучылар барлык пациентларның 70 процентын тәшкил итә. Россия дәүләт заказы буенча йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә 515 операция ясала. Быел нейрохирургия юнәлеше буенча 100 югары технологик операция ясау күздә тотыла.
“Бүген Төбәкара клиника диагностика үзәгендә хезмәткәрләргә уңайлы эш шартлары тәкъдим ителә, аларга эштә үзен күрсәтергә мөмкинлек бирелә. Без һәрвакыт пациентларның ышанычын акларга тырышабыз. Шуның өчен клиникада диагностика һәм дәвалау мөмкинлекләре киңәйтелә, сервис хезмәте камилләштерелә, фәнни тикшеренүләр һәм инновацион дәвалау ысуллары үстерелә”, - диде үзәкнең генераль директоры Рөстәм Хәйруллин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot