news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төбәкара клиника-диагностика үзәгенә – 10 ел

10 декабрьдә Төбәкара клиника-диагностика үзәге ачылышына 10 ел тулуга багышланган тантаналы очрашу узачак

(Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”). 10 декабрьдә Төбәкара клиника-диагностика үзәге ачылышына 10 ел тулуга багышланган тантаналы очрашу узачак.
Клиниканың матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәнчә, җыелышта клиника хезмәткәрләрен ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт Комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры Камил Зыятдинов, ТР сәламәтлек саклау министры киңәшчесе Ростислав Туишев һәм башка рәсми затлар котлар дип көтелә.
Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең беренче бүлекләре 1999 елның 10 декабрендә ачыла. 2000 елдан клиника республикада иң яхшы медицина учреждениеләрнең берсе дип таныла. 2006 елның июлендә хирургия комплексы ачылу белән үзәк төбәктә лидерлык позициясенә чыга һәм бүген илебездә алдынгы медицина үзәкләре исемлегенә керә. Югары медицина технологияләре үзәгендә йөрәк авыруларын дәвалауның яңа ысуллары гамәлгә кертелә. Бүген Казанда Россия Федерациясе заказы буенча Чуашстан, Мари Иле, Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан халкына йөрәк-кан тамырларына 500дән артык операция ясала. Республика кардиохирурглары тарафыннан 1500дән артык – аорто-коронар шунтлау, йөрәк клапаны эшчәнлеге бозылуны дәвалау буенча 100дән артык операция үткәрелә. 2006 елдан нейрохирургия хезмәтен клиниканың нейрохирургия бүлеге үстерә башлый. Бу елдан башлап, Төбәкара клиника-диагностика үзәге нерв системасы кан тамырлары авырулары, нейроонкология, эпилепсия, нерв системасы зәгыйфьлеген дәвалаганда югары медицина технологияләреннән файдалана торган клиникага әверелә. Анда моңа кадәр Татарстанда кулланылмаган 30га якын методика гамәлгә ашырыла.
Үзәкнең неврология бүлеге Россиядә беренче булып инсульт кичергән кешеләрне карау буенча мультидисциплинар бригадалар оештыра башлый. 2008 елда клиника нигезендә Республика баш кан тамырлары үзәге ачыла. Бүгенге көндә Татарстан үткәрелгән тромболизислар саны буенча илебездә беренче урынга чыга. Алга таба үзәк хирургия һәм терапиядә эшчәнлекне үстерергә, медицина ярдәме күрсәтелгән кешеләр санын арттырырга, фәнни-тикшеренү эшен дәвам итәргә планлаштыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100