news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төбәкара клиника-диагностика үзәге табиблары кан басымын үлчәргә онытмагыз, дип киңәш итә

Төбәкара клиника-диагностика үзәге табиблары кан басымын үлчәргә онытмагыз, дип киңәш итә

(Казан, 26 май, “Татар-информ”). Бүген – Бөтендөнья артериаль кан басымын үлчәү көне.

“Россиядә һәр өченче өлкән кешенең кан басымы югары. Аларның бары тик яртысы гына үз диагнозлары хакында хәбәрдар. Моны белүчеләр дә тиешенчә дәваланмый”, - ди Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең кардиология бүлеге мөдире, Казан дәүләт медицина академиясенең терапия кафедрасы доценты Айрат Галиев.

Кан басымының югары булуы кайбер әгъзаларның зарарлануына китерә. Бу – йөрәк ишемия авыруы, йөрәк һәм бөер эшчәнлегенең җиткелекле булмавы, күзнең челтәр катлавына кан саву, баш мие кан тамырлары авыруы үсеш алуда төп факторларның берсе. Югары кан басымы йөрәкне артык йөкләнеш белән эшләргә мәҗбүр итә, бу исә алга таба аның стеналарының артык зураюына һәм йөрәк эшчәнлегенең бозылуына китерә. Гипертония – миокард инфаркты, инсульт, аритмия кебек куркыныч авырулар да китереп чыгара.

Айрат Галиев сүзләренә караганда, иң мөһиме – симптомны башлангыч этапларда, нәтиҗәле дәвалау үткәрү һәм өзлегүләрне кисәтү мөмкинлеге булганда ачыклау. Моның өчен бик тә гади процедура башкарырга – кан басымын үлчәргә кирәк. “Биредә табиб белән киңәшләшү мәслихәт. Кешеләр үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга һәм табиб киңәшләренә колак салырга тиеш”, - дип ассызыклады А.Галиев.

Тагын шунысы куркыныч, күп кенә кешеләрдә гипертония симптомнарсыз гына уза. Баш әйләнми, авыртмый да, күңел дә болганмый. Әмма бу авыру сиңа кагылмый дигән сүз түгел әле. Нәкъ менә шуның өчен дә кан басымын даими рәвештә үлчәргә һәм диагнозны мөмкин кадәр иртәрәк куярга кирәк. Үз вакытында дәвалана башласаң, өзлегү куркынычыннан тулысынча котылырга яки аны киметергә мөмкин.

“Һәр кеше үз сәламәтлеге турында җитди уйлансын һәм кан басымын үлчәсен иде. Әгәр кан басымы югары яки түбән икән, моңа бармак аша карарга ярамый, ә ниндидер чаралар күрергә кирәк. Һәм без монда ярдәм кулы сузарга әзер”, - диде Айрат Галиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot