news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Төбәкара клиника-диагностика үзәге табиблары фармакология буенча белемнәрен камилләштерә
Кичә Төбәкара клиника-диагностика үзәге табиблары “Кардиологиядә дәвалау максатыннан туклану һәм фитотерапия” темасына лекция тыңлады
Скопировать ссылку
(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”). Кичә Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә табибларның клиник фармакология буенча белемнәрен күтәрү максатыннан, Казан дәүләт медицина академиясенең клиник фармакология һәм фармакотерапия кафедрасы доценты Фәүзия Шиһабетдинова “Кардиологиядә дәвалау максатыннан туклану һәм фитотерапия” темасына лекция укыды.
Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу чара 26 гыйнвардан башлап 4 мартка кадәр уздырыла торган клиник фармакология буенча белемнәрне камилләштерү циклы кысаларында уздырыла. Цикл укуларын Казан дәүләт медицина академиясенең клиник фармокология кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы, профессор Лилия Зиһаншина җитәкчелегендә академиянең 11 мөгаллиме алып бара.
Фәүзия Шиһабетдинова үз чыгышында кайбер фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләренә тукталды. Бу нәтиҗәләр күрсәткәнчә, авыру кешенең психик халәте һәм йөрәк-кан тамырлары системасы арасында тыгыз бәйләнеш бар. 90-нчы елларда депрессия кичерүчеләр саны күп булганда, миокард инфарктыннан үлү очраклары саны да артты. Туклану рәвеше дә йөрәк-кан тамырлары авырулары таралышына зур йогынты ясый. Дөрес туклану, файдалы ризыклар сәламәтлекне ныгыта, эшкә сәләтне арттыра, авыруларны кисәтергә ярдәм итә. Фәүзия ханым йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләр дөрес туклансын өчен кайбер киңәшләр дә китерде. «Дәвалауның нәтиҗәле булуын фитотерапия дә тәэмин итә. Авыруның хәле яхшыра, бу исә аңа кайбер дарулар кулланудан качарга мөмкинлек бирә”, - диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot