news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төбәкара клиника-диагностика үзәге сыйфат менеджментын тормышка ашыра

Кичә Мәскәү өлкәсе Красногорск каласында Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең генераль директоры Рөстәм Хәйруллин үзәктәге сыйфат системасын тормышка аш

(Казан, 18 март, “Татар-информ”). Кичә Мәскәү өлкәсе Красногорск каласында “Бүгенге чорда медицина эшчәнлеген тәэмин итүнең нәтиҗәле факторы буларак сыйфат менеджменты системасы” исемле фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең генераль директоры Рөстәм Хәйруллин үзәктәге сыйфат системасын тормышка ашыру белән таныштырды.
Бүгенге көндә Төбәкара клиника-диагностика үзәге клиник эшнең сыйфаты һәм авыруларга хезмәт күрсәтү буенча илебезнең алдынгы медицина үзәкләре рәтендә булу максатын күздә тота. Хәзерге вакытта үзәктә 1226 хезмәткәр эшли. Алар арасында 20 табиб - “фән докторы”, 65 – “медицина фәннәре кандидаты”, 5 – “Татарстанның атказанган табибы”, 2 “Россиянең атказанган табибы” исемнәрен йөртә.
Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә югары технологик медицина ярдәмен күрсәтүнең югары сыйфаты күрсәткечләренә төрле юнәлештә нәтиҗәле эшчәнлек алып бару исәбенә ирешелде. Бу эшчәнлеккә кадрларны әзерләү һәм белемнәрен камилләштерү (Россия һәм дөньядагы алдынгы үзәкләрдә укыту), клиника-экспертлык эшчәнлегенең нәтиҗәле булуы, эшне медицина ярдәме стандартларына туры китерү, диспетчеризация һәм мәгълүматлаштыру, IT –технологияләрне гамәлгә ашыру (клиник мәгълүмат системасы – электрон форматта авыру тарихы), административ идарә ысулларын куллану, хезмәткәрләрнең эшкә бирелүен мотивлаштыру керә.
2006-2009 елларда Төбәкара клиника-диагностика үзәге Татарстан Республикасының сыйфат өчен премиясенә, Идел буе төбәгендә сыйфат премиясенә - I дәрәҗә лауреаты Дипломына, Аурупа сыйфат менеджменты фонды уздырган бәйгенең беренче этабы сертификатына лаек була. Үзәк шулай ук “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары” бәйгесе дипломанты исемен дә ала. Бу турыда үзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot