news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төбәкара клиника-диагностика үзәге эше белән Яр Чаллы шәфкать туташлары танышты
Кичә Төбәкара клиника-диагностика үзәгенә Яр Чаллы шәһәренең кичектергесез медицина ярдәме хастаханәсенең урта медицина хезмәткәрләре белән эшләү буенча баш табиб урынбасары Гөлшат Дәүләтшина җитәкчелегендә бер төркем шәфкать туташлары килде
Скопировать ссылку
(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”). Кичә Төбәкара клиника-диагностика үзәгенә Яр Чаллы шәһәренең кичектергесез медицина ярдәме хастаханәсенең урта медицина хезмәткәрләре белән эшләү буенча баш табиб урынбасары Гөлшат Дәүләтшина җитәкчелегендә бер төркем шәфкать туташлары килде. Максатлары – үзәк тәҗрибәсе белән танышу иде. Аларга клиника эшен Татарстан шәфкать туташлары Ассоциациясе президенты, үзәкнең баш шәфкать туташы Аида Сафина тәкъдир итте.
Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, йөрәк-кан тамырлары үзәгендә кунаклар нейрохирургия бүлеге эшен, палаталарны, санитарлар бүлмәләрен карады, постларда торучы шәфкать туташлары вазифалары белән таныша алды. Аеруча шәфкать туташлары эшенә һәм сервис хезмәтен күрсәтүгә аерым якын килү, ике структура эше нәтиҗәлелегенә бәя бирелде. Кунаклар ассызыклап үткәнчә, бу яңалык клиникада эшләүчеләр өчен дә, пациентлар өчен дә уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирде.
Очрашуда йөрәк авырулары булган кешеләрне кичектергесез кабул итү технологияләре хакында да сүз барды. Бу уңайдан Яр Чаллы хастаханәсе вәкиллеге реанимация, изолятор, ангиографик операция бүлмәсендә булды, миокард инфаркты диагнозы куелган пациентларны кабул итү эшен күзәтте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2