news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә Яшел Үзән кешесенә йөрәк күчереп утыртканнар

Татарстан табиблары соңгы елларда йөрәкне күчереп утырту буенча җиде операция ясаган.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Март аенда Казан табиблары Яшел Үзәндә яшәүче 61 яшьлек Владимир Ивановка йөрәк күчереп утырттылар. Бу турыда Төбәкара клиник-диагностика үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Владимир Иванов Горький исемендәге Яшел Үзән заводында 43 ел эшләгән. Ул йөрәк авыруыннан җәфа чигә. Тулы канлы тормыш белән яшәүне дәвам итү өчен донордан орган күчереп утырту бердәнбер мөмкинлек була.

Пациентны бүген хастаханәдән канәгатьләнерлек хәлдә чыгардылар. Хәзер Ивановка Төбәкара клиник-диагностика үзәге белгечләрендә тикшеренеп торырга һәм йөрәкнең нормаль эшләвен тәэмин итү өчен даими рәвештә препаратлар кабул итәргә кирәк.

«Операциядән соң минем белән берни дә эшләмәгәннәр кебек хис туды. Шулай җиңел иде миңа. Хәзер тыным бетми, тыныч йөрим. Хәзер үземне саклыйм. Бер ел буе берни эшләмим, аннары акрынлап эшли башлыйм», – диде авыру.

Яшел Үзәндә яшәүче 61 яшьлек ир-ат Төбәкара клиник-диагностика үзәге тарихында йөрәк күчереп утырткан җиденче пациент булды.

«Татарстанда йөрәкне күчереп утырту буенча операцияләр Төбәкара клиник-диагностика үзәге генә шөгыльләнә. Бу югары технологияле процедура. Трансплантацияне уздыруның барлык этапларында да табибларның җайга салынган эше Татарстанда елына кимендә ун операция үткәрергә мөмкинлек бирә», - диде Төбәкара клиник-диагностика үзәге генераль директоры Рөстәм Хәйруллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot