Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төбәкара “Идел- хаҗ” хаҗ үзәге “Синең Мәккәгә илтүче юлың” исемле фото-бәйге игълан итә
Бәйге хаҗда булып кайткан мөселман кардәшләребез өчен оештырыла
(Казан, 6 апрель, “Татар-информ”, Римма Гатина). Төбәкара “Идел- хаҗ” хаҗ үзәге хаҗилар арасында “Синең Мәккәгә илтүче юлың” исемле фото-бәйге игълан итә. Әлеге бәйге Татарстан Диния нәзарәте һәм “Безнең гәҗит”, “Известия Татарстана” газеталары белән берлектә оештырыла.
Фоторәсемнәрдә Изге Кәгъбәтулла, Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.с.) Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендәге мәчете, Изге урыннар, хаҗ кылу йолаларын башкаручы хаҗилар һәм башкалар сурәтләнергә мөмкин.
Иң яхшы һәм сыйфатлы саналган фотосурәтләр газета битләрендә басылачак, ә аларның авторларына исә истәлекле бүләкләр тапшырылачак, дип хәбәр итә Төбәкара “Идел- хаҗ” хаҗ үзәге матбугат хезмәте.
Бәйге хаҗда булып кайткан мөселман кардәшләребез өчен оештырыла. Һәр хаҗи бәйгегә үзе төшергән бер генә фотосурәтне тәкъдим итә ала.
Фотошоп программасы ярдәмендә эшкәртелгән фоторәсемнәр бәйгегә кабул ителми. Фотолар 10х15, 15х21, 20х30 форматында бастырылган яки электрон вариантта булырга мөмкин. Фотосурәтләр 8 апрельдән 7 майга кадәр кабул ителә. Җиңүчеләр 13 майда билгеләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз