news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төбәкара “Идел-хаҗ” хаҗилар үзәге хаҗга барырга теләүчеләр өчен укулар уздыра

Дәресләр вакытында хаҗ йолаларыннан тыш, Россия Федерациясе һәм Согуд Гарәбстанының чик буе һәм таможня хезмәтләре, табиблар тарафыннан куелган таләпләр белән таныштыралар

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Төбәкара “Идел-хаҗ” хаҗилар үзәге хаҗга барырга теләүчеләр белән дәресләр башлап җибәрде. Хаҗ йолаларын кылу тәртибенә өйрәтә торган беренче дәрес 17 октябрьдә үтте, чираттагысы – 24 октябрьдә.
Төбәкара “Идел-хаҗ” хаҗилар үзәге генераль директоры Аяз хәзрәт Мингалиев хәбәр иткәнчә, быел укулар ТР Эчке эшләр министрлыгының “Менжинский” исемендәге мәдәният үзәгендә уза.
Дәресләр вакытында хаҗ йолаларыннан тыш, Россия Федерациясе һәм Согуд Гарәбстанының чик буе һәм таможня хезмәтләре, табиблар тарафыннан куелган таләпләр белән таныштыралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100