news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төбәкара “Идел-хаҗ” хаҗилар үзәге 28 кеше кергән хаҗ миссиясе составын раслады

“Идел-хаҗ” хаҗилар үзәге генераль директоры Аяз Мингалиев Согуд Гарәбстанының Мәскәүдәге илчелеге консулы Яхъя Акиш белән хаҗиларга виза алу өчен кирәк булган документлар турында сөйләшкән

(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”). Төбәкара “Идел-хаҗ” хаҗилар үзәге 28 кеше кергән хаҗ миссиясе составын раслады. Анда административ хезмәткәрләр, ТР Сәламәтлек министрлыгы тарафыннан билгеләнгән табиблар, кайбер төркемнәрнең җитәкчеләре керде. Билгеле булганча, Татарстаннан хаҗиларның беренче төркеме хаҗга 7 ноябрьдә китәчәк.

Төбәкара “Идел-хаҗ” хаҗилар үзәге генераль директоры Аяз Мингалиев Согуд Гарәбстанының Мәскәүдәге илчелеге консулы Яхъя Акиш белән хаҗиларга виза алу өчен кирәк булган документлар турында сөйләшкән. Ягъни консул менингитка, дифтерия һәм халыкара үрнәктәге сехонлы гриппка каршы вакцина ясатканлык турында сертификат бирүне сораган. Хаҗиларга шулай ук алар һәм озата баручылар арасында туганлыкны раслаган документларның (никах, туу турында таныклык һ.б.) күчермәләрен нотариуста раслатырга кирәк булачак, дип хәбәр итә ТР Мөселманнары диния нәзарәте матубгат үзәге.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100