news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төбәк журналистларына Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакировның костюмнарын күрсәттеләр

Артистларның күлмәкләре Милли музейда Татарстанның күренекле шәхесләренә багышланган экспозициядә урын алган.

Төбәк журналистларына Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакировның костюмнарын күрсәттеләр

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Төбәкләрдә эшли торган татар телендәге массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары бүген Казанда Милли музейда экскурсиядә Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакировның концерт күлмәкләрен карады. 

Костюмнарны Татарстан Милли музее быел август аенда кабул итеп алган иде.

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның сәхнә образы пиджак, чалбар, күлмәк һәм галстуктан гыйбарәт. Костюмны Илһам Шакировка 20 ел элек аның дуслары — фин татарлары бүләк иткән. Республиканың иң дәрәҗәле бүләген — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын алганда җырчы нәкъ менә шушы костюмда булган.

ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты Әлфия Авзалованың сәхнә күлмәге озын, ялтырап тора торган җиңле, итәге идәнгә тиеп тора. 

Ике артистның да күлмәкләре Татарстанның күренекле мәдәният эшлеклеләренә багышланган экспозициядә бер витринада урнашкан.



Галерея: Төбәкләрдәге татар телле мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен Милли музейга экскурсия
news_right_1
news_right_2
news_bot