news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төбәк тарихчылары Татарстан Дәүләт архив эшенә тәнкыйть белдерде

Ульяновскидан килгән тарихчы Казандагы архивлардан тиешле ярдәм ала алмавыннан зарланды.

Төбәк тарихчылары Татарстан Дәүләт архив эшенә тәнкыйть белдерде
Расих Фасхутдинов

(Казан, 4 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). II Бөтендөнья татар авылларын һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены кысаларында уза торган методик семинарда төбәк тарихчылары Татарстан Дәүләт архив эшенә канәгатьсезлек белдерде. Ульяновскидан килгән тарихчы Казандагы архивлардан тиешле ярдәм ала алмавыннан зарланды.

“Мин Самара, Ульяновск, Казан, Тольятти архивлары белән эшләдем. Казандагы барлык архивларда йөреп чыгуымның нәтиҗәсе шул: мин үземә кирәкле бер генә мәгълүматны да ала алмадым. Самарада хәтта цифрлашкан материалны компьютерга кертеп, өч көнгә куллану хокукы бирәләр. Килешү төзесәң, бу хезмәттән файдалану бушлай. Ульяновск өлкәсендә әлегә мондый мөмкинлек юк. Әмма архивка барып, басма текстлардан файдаланырга мөмкин”, – диде делегат.

Тарихчы шулай ук Ульяновскидан Казанга зур өметләр белән килү тарихын да сөйләп узды.

“687 елдан алып 1916 елга минем авыл буенча метрик кенәгәне таптым. Ул иске гарәп язуы белән язылган. Мин бу өлкәдә белгеч түгел, әмма нидер эшләргә кирәк. Ике елның күчермәләрен алган өчен (копирование) бер мең сум сорадылар. Калганнары 12 мең була диделәр. Әле бит моны кемгәдер тәрҗемә дә иттерәсе. Бу миннән башка берәүгә дә кирәкмимени? 30-40 ел элек мин укытучы булып эшләдем. Мин бер генә күрсәтмә материаллары да булмаган предметтан укыттым. Студентларга шундый таләп куйдым, зачетка әзер күрсәтмә материал алып килергә кирәк. Семестр ахырына бу предмет буенча барлык күрсәтмә материалны җыеп бетердем. Сезнең шундый мөмкинлекләрегез юкмыни? Иске гарәп язулы документларны тәкъдим иткәндә, “Сез тәрҗемә иттерсәгез, безгә дә китерегез әле”, – дип әйтә алмыйсызмы? Ситуациядән чыгуның нинди дә булса юлы булырга тиеш бит”, – диде Ульян төбәге тарихчысы. 

“Гасырлар авазы” журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлназ Латыйпова әлеге сүзләр белән килешмәвен белдерде.

“Мин сезнең фикер белән килешеп бетмим. “Гасырлар авазы” журналында 25 ел буе күп санлы документлар, җыентыклар басылып чыга. Метрик кенәгәләр буенча проблема бар, әмма аны чишеп була. Хәзерге вакытта мондый документлар ике атна эчендә күчерелеп, электрон копияләре бирелә. Әлеге проблема киңәшмәләрдә дә күтәрелә”, – диде редактор урынбасары.

Исегезгә төшерәбез, “Татар-информ” алдарак Татарстан Дәүләт архивы төбәк тарихын өйрәнүчеләрне архивтан файдаланырга чакыруын һәм тарихчыларның китап палатасы эшеннән канәгать булмауларын да язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100